news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озатты

Рәфикъ Юнысов Арча районының Кәче авылына җирләнә.

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озатты
Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җәмәгатьчелеге «Татмедиа» бинасыннан шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юнысовны соңгы юлга озатты. 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа»ның барлык журналистлары һәм баш мөхәррирләр исеменнән Рәфикъ Юнысовның туганнарының кайгысын уртаклашты.

«Рәфикъ абыйның китеп баруы барыбыз өчен дә бик зур югалту. Әмма Рәфикъ абыйның иҗаты безнең газета-журнал битләрендә алга таба дөнья күрәчәк әле», — диде ул. 

Рәфикъ Юнысов белән хушлашырга килүчеләр арасында "Татмедиа" мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, мәрхүмнең дуслары һәм каләмдәшләре бар иде.

Хушлашу мәрасимен Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов алып барды.

Рәфикъ Юнысовның җәсәден туган ягына — Арча районына алып кайтып киттеләр. Ул Кәче авылына җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100