news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда биш район автоклуб сатып алачак

Биш мобиль мәдәни комплексның гомум бәясе 23 миллион сумнан артык булачак.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Автоклубларны быел Башкортстанның Баймак, Зилаер, Караидел, Нуриман һәм Тәтешле районнары сатып алачак. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Халыкка хезмәт күрсәтү өчен махсус автотранспорт сатып алуга субсидияләр төбәк башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча бүлеп бирелгән. Бу «Мәдәният» гомумдәүләт проектына кергән «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Башкортстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биш мобиль мәдәни комплексның гомум бәясе 23 миллион сумнан артык булачак, шуның 20 миллион сумы — федераль бюджеттан.

Автоклублар үз мәдәният йортлары булмаган авылларда күчмә концертлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Анда сәхнәдән башка кирәкле барлык җиһазлар да бар.

Автоклубта сәхнә, шулай ук тавыш, яктылык һәм мультимедиа махсус эффектлары бар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100