Кама Тамагының Олы Карамал авылында Разил Вәлиевнең юбилеен билгеләп үткәннәр

Биредә “Рухи мирасыбыз сакчысы” дип исемләнгән кичә булган.

(Кама Тамагы, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, “Идел таңнары”). Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Карамал авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авылның матур әдәбият сөючеләре – китап укучылары өчен язучы, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиевның 70 яшьлегенә багышланган “Рухи мирасыбыз сакчысы” дип исемләнгән кичәдә юбиляр китапларыннан төзелгән күргәзмә тәкъдим ителде, диелә “Идел таңнары” газетасында.