Тольятти шәһәрендә Милли мәдәниятләр йорты ачылды

Тольятти шәһәрендә Милли мәдәниятләр йорты ачылды

(Самара өлкәсе, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә Милли мәдәниятләр йорты ачылды. ВАЗ автогиганты төзелеше үз вакытында тирә-як татар авылларының байтак яшьләрен суырып алды. Тольятти кебек яшь шәһәрләрнең барсында да - халыкның 15 проценты чамасы – милләттәшләребез.

Шөкер, татар әле дә үзенчәрәк яшәргә тырыша. 1989 елның гыйнварында Ульяновскида шаулап үткән беренче зур милли бәйрәм Нардуганда - Тольяттидан да кунаклар килгән иде. Аларның берсе – Исмәгыйль Әминев Ульянда “Туган тел” оешмасы идарәсенең утырышында да булып китте. Шуннан соң тиздән Тольяттида да “Туган тел” оешмасы барлыкка килде. Бу оешманың беренче чарасы – шәһәркүләм Сабантуй булды. Хәзер Тольятти татарларының да кайбер мактаныр уңышлары бар.

Ләкин биредә дә яшь буын милли рухта тәрбияләнә дип әйтү кыен. Моның төп сәбәбе, әлбәттә инде, аерым милли мәктәп, үз почмагың булмавы.

Милли мәдәниятләр йорты ачылуы бу бушлыкны беркадәр тутырыр, дигән өмет бар. Һәрхәлдә, төрле мәдәни чаралар оештыру өчен бина эзләү мәшәкатеннән котылырга була. Шулай ук “өстән” методик ярдәмгә дә өметләр туа.

Филармония бинасының бер почмагы – шуңа бүлеп бирелде. “Почмак” дигәне – 25-30 квадрат метрлык зал һәм 3 бүлмә. Бу бәләкәй зал төрле күргәзмәләр, репетиция өчен уңайлык тудыра. Ә 3 бүлмәне милли оешмаларның штаблары кебегрәк куллану күздә тотыла.

Төрле милләтләр оешмалары бүлеп бирелгән 3 бүлмәне ничек кулланырлар - әлегә анык фикер әйтелмәде. Ә менә бәйрәмнәр, төрле чаралар оештыру өчен филармониянең 700 кеше сыярлык залы бушлай биреләчәк. Монысы да эшне күпкә җиңеләйтә ала, диделәр милли хәрәкәт вәкилләре.

Милли мәдәниятләр үзәген ачу тантанасында 23 милли оешмалар вәкилләре катнашты. Алар үзләренең милли коллективларын да алып килгәннәр иде. Татар активистлары Модалар театрын чакырганнар. Һәм бу коллективның чыгышын җыелганнар бик җылы кабул иттеләр.

Үзәкне ачу тантанасында 23 милли оешма вәкиле катнашты. Ә хакимиятнең Милли мәсьәләләр буенча баш белгече Наталья ханым әйтүенчә, гамәлдә 18 оешма рәсми теркәлгән һәм әлегә алар белән генә эш алып бару күздә тотыла. Киләчәктә ни булыр тагын. Хәер, бер үк милләтнең берничә оешмасы булуы, бу кыенлыкны чишү юлын да күрсәтә. Зур чаралар оештырганда татарның барлык оешмаларына кулга-кул тотынып эшләргә беркем дә комачауламый бит.