“Татар-информ” фотохәбәрчесе Рамил Гали Мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңде

Россия күләмендә танылган фотограф премия акчасына ноутбук алырга җыена.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Рамил Гали Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән “Татар халкының этнографик бизәкләре” фотоконкурсында “Фотография-документ” номинациясендә беренче урынны яулады.

Рамил Гали “Уйна, гармун” һәм “80 еллар ахыры – 90 еллар башы” дип аталган фоторәсемнәрен тәкъдим иткән. Бәйгенең жюри әгъзалары ул эшләрне беренче дәрәҗәле дипломга лаек дип тапкан.

Бәйгедә беренче урын яулаган фотографларга – 65 мең, икенче урынга – 45 мең, өченче урынга – 25 мең акчалата бүләк тапшырыла.

  • Бүләкләү чарасы 21 декабрьдә Татарстан халыкларының Дуслык йортында 16.00 сәгатьтә була.

Рамил Гали “Татар-информ” хәбәрчесенә акчалата бүләкне мәдәният министры Ирада Әюповадан алырга теләвен әйтте. “Ул акчага мин эшем өчен ноутбук алачакмын. Фотосурәтләрне шунда ук журналистларга җибәрер өчен, ноутбук кирәк. Ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында мәдәният министры булуын телим”, - диде Рамил Гали үзе "Татар-информ" хәбәрчесенә.

  • Бәйге 2014 елдан башлап “Татар халкының милли бердәйлеген саклап калу (2014 - 2019)” дәүләт программасы буенча “Портрет”, “Традицияләр һәм гореф-гадәтләр” һәм “Үзешчән-гамәли сәнгать” номинацияләре буенча үткәрелә. Бәйге Татарстанда һәм республикадан читтә татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.