Төрки дөньяның 2019 елгы мәдәният башкаласы билгеле булды

2018 елның мәдәният башкаласы Кастамону эстафетаны кыргыз шәһәре Ошка тапшырды.

(Истанбул, 19 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кыргызстан Республикасының Ош шәһәре төрки дөнья мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Кичә ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасының Кастамонуда үткән XXXVI Даими Шурасы утырышында шул хакта билгеле булган. Бу турыда ТӨРКСОЙ оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Ош – Кыргызстанның Бишкектән соң икенче зур каласы. Урта Азиянең мөселман үзәкләренең берсе.

Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәһмәт Нури Эрсой утырыш ачылышындагы чыгышында “Төрки дөнья мәдәният башкаласы” проектының әһәмиятле булуын, аның төрки шәһәрләрнең мәдәни һәм тарихи кыйммәтен арттыруын, калаларны бренд хәленә китерүен әйтте.

ТӨРКСОЙ җитәкчесе Дүсән Касаинов үткән елга йомгак ясаганда 2012 елда башланган “Төрки дөнья мәдәният башкаласы” проектының уңышлары турында әйтекп узды. Ул төрки дөнья сәнгать әһелләренең бер-берләре белән аралашуларының артуы, исемнәренең халыкара дәрәҗәдә танылуы турында сөйләде.

Җыенда шулай ук Кастамону провинциясе губернаторы Яшар Карадиңгез, Кастамону мэры Тахсин Бабаш, Азәрбайҗан, Гагаузия, Кыргызстан, Төньяк Кипр, Төрекмәнстан кебек җөмһүриятләрнең мәдәният министрлыклары вәкилләре, Төрки академия президенты Дархан Кыдырали, төркителле илләрнең парламент ассамблеясы ТЮРКПА рәисе Алтынбәй Мамайосыпов һ.б катнашты.

  • 2014 елда Казан төрки дөнья башкаласы игълан ителгән иде.