Казанда Иске татар бистәсенең тарихына багышланган документаль спектакль күрсәтелә

Тамашычыга татар җәмәгатьчелеге тарихында булган иң җитди, иң чаткылы 1905 – 1913 елларын күрсәтәчәкләр.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). 24 декабрь, 19:00 сәгатьтә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты бинасында “Чаткылар” исемле документаль спектакльнең премьерасы узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә спектакльнең режиссеры һәм "D'әrt" һәвәскәрләр труппасы җитәкчесе Әминә Миндиярова әйтте.

Чараның максаты – беренче революциядән алып Тукайның үлеменә кадәр Иске татар бистәсенең тарихын театраль формалар аша тамашычыга җиткерү. 

“TATCULT / LAB театр” лабораториясендә Фатыйх Әмирханның “Тигезсезләр” пьесасын куйганнан соң, Рәдиф Кашапов  миңа Иске татар бистәсе турында яңа спектакль куярга тәкъдим итте. Һәм без татар җәмәгатьчелеге тарихында булган иң җитди, иң чаткылы 1905 – 1913 елларын сайлап алып, хәзерге заман белән параллельләр табып, бу хакта материал туплый башладык”, - диде ул.

Материал XX гасырның башында яшәгән һәм хезмәт иткән шәхесләрнең – Заһидә Бурнашева, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Вафа Бахтияров – истәлекләре, газета язмалалары, Фатыйх Әмирхан һәм Галиәсгар Камал пьесалары, шулай ук Нурания Биктимерова белән әңгәмә өзекләреннән тора.

Төп рольләрдә - D'әrt" һәвәскәрләр труппасы әгъзалары.

Спектакль Камал исемендәге Дәүләт академия театры һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге ярдәмендә оештырыла.