ТРның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды попечительлек советы составында үзгәрешләр булган

Могҗиза булмас, әмма алынган эшне тел-теш тидермәслек итеп башкарып чыгасы бар, ди М.Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгарны торгызу турында

 (Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан кремлендә Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды попечительлек советы утырышы булды.

Әлеге совет рәисе һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырышны башлап, попечительлек советында үзгәрешләр кертелүен игълан итте. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров шушы совет рәисе урынбасары булырга ризалыгын бирде, составка тагын Кафил Әмиров, Татарстан мөтие Камил Сәмигуллин, Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирасны фәнни тикшеренү институты директоры Павел Юдин, Өлкәара фәнни-реставрацияләү сәнгать идарәсе башлыгы Андрей Козлов та кертелде, дип белдерде М.Шәймиев.

Безнең эшебездә хокукый мәсьәләләр күп, закон кысаларыннан тайпылмас өчен, Сезнең тәҗрибәгез һәм акылыгыз кирәк, дип К.Әмировны тәкъдим итте, ә Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Болгарда торгызыла торган объектлар, аерым алганда, яңа төзелгән мәчет һәм мәдрәсә алга таба ничек файдалануы, шушы җирлеккә гыйбадәт кылырга килүчеләр мәсьәләләре Сезнең җилкәгә дә салына, диде.

Алга китеп булса да әйтик, соңыннан чыгыш ясаучылардан Спас районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев, изге Болгарны торгызу файдасы буларак уңышларны барлады: туристлар саны быел 173 меңгә җиткән (былтыр – 133,5 мең), муниципаль бюджетка салымнардан керемнәр арткан – 126 млн. сум (былтыр – 115,1 млн.), туризмнан 10,649 млн. сум акча эшләгәннәр (былтыр – 2 млн.), җирле эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы комплекслары ачып җибәргән һ.б. Болгарның Ак мәчетенә җомга намазларына башка муниципаль районнардан 15әр, 50шәр кеше атна саен килә һ.б. Ләкин проблемалар да юк түгел: туристлар сезонында 30-40 экскурсовод җитми; санаторий, кунакханә төзү, сервис булдыру кирәк; 18 гаилә урыныннан күчәсе килми – көчләп мәҗбүрили алмыйбыз, ди район хакимияте башлыгы.

Утырышта төп сүз 2013-2015 елларга каралган “Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектын 2014 елда тормышка ашыру турында булып, шулай ук узып барган елда эшләнгән эшләр турында булды.

Инде 3,5 еллап бу проект белән шөгыльләнәбез, төрле юнәлешләрдә, шул исәптән фәнни-эзләнү юнәлешендә, ниятләнгәннәр үтәлә бара, командабызның квалификациясе сизелерлек артты, әйтергә кирәк, үзеңне яхшы якка үзгәртә, сафландыра икән бу эш, шуның өчен генә дә аның белән шөгыльләнү кирәк, дигән фикердә Минтимер Шәймиев. Хәзергә кадәр шактый эш башкарылды, ә ул безнең өчен яңа, ләкин эш тагын да күбәйде, катлаулыракка әйләнде: тагын да күбрәк институтлар, дәүләт органнары, интеллектуаль өлкә җәлеп ителә тора. Хәер, Россия шартларында эш җиңелләрдән түгел, һәрвакыт акча җитми... Могҗиза булмас, әмма алынган эшне тел-теш тидермәслек итеп башкарып чыгасы бар, дип әйдәде М.Шәймиев.