Айрат Сибагатуллин Болгар белән Зөядәге объектларны торгызу буенча 2014 елда эшләнәсе эшләрне игълан итте

Киләсе елга шуларга федераль бюджеттан 380 млн. сум, республика бюджетыннан 400 мең сум бирү планлаштырылган

 (Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды попечительлек советы утырышында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 2013-2015 елларга каралган “Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектын 2014 елда тормышка ашыру турында доклад белән чыкты. Шулай да, чыгышында ул шушы проект буенча 2013 елда эшләнгән эшләрне дә урап узмады.

Башлап проектның финанс яктан тәэмин ителешен белгертик: 2013 елга РФ һәм ТР бюджетларыннан 400әр млн. сум акча бүлеп бирелгән булса, киләсе елга федераль бюджеттан 380 млн. сум, республика бюджетыннан 400 мең сум бирү планлаштырылган.

Аерым алганда, киләсе елга Болгарда Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләр, Ак, Кара һәм Кызыл пулатлар, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек, Успение чиркәве (1732-34 елларда төзелгән) кебек объектларны төзекләндерү-реставрацияләү һәм музейлаштыру белән консервацияләү эшләре дәвам иттереләчәк. Элек Болгар музее урнашкан һәм аннары реставрацияләнгән Успение чиркәвендә “Урта гасыр Болгарда христианлык” дигән экспозиция оештыру тәкъдим ителә, ди министр А.Сибагатуллин. Шулай ук бүген музей кассалары урнашкан Назаровлар йортында Болгар авылы һәм Спас шәһәре тарихына багышланган экспозиция булачак. Назаровларның бәләкәй йортында интерактив зона була: XIX гасыр стилендәге җирле әйберләр сатыла торган кибет, шунда ук җәен керамик, металл әйберләр дә сатылырга мөмкин.

Балчык, керамик әйберләрне кыздырып чыныктыру, металл эретү мичләрен (горн) реставрацияләп, түбә астына кертеп шунда тематик экспозиция ясау, Кече манара янында таш бинаны һәм Кече шәһәрчек территориясендәге һәм Хатыннар калкулыгындагы төрбәләрне консервацияләү, казу эшләре барышында табылган торак төзелеше белән базарны консервацияләү, 2 нче мунчаның ак ташын реставрацияләүне төгәлләү бурычы куелган. Шулай ук археологик һәм дисциплинара тикшеренүләрне дәвам иттерү, музей һәм археологик предметларны (металл, керамика, күн) реставрацияләү һәм түбәндәге объектларны тикшерү-өйрәнү ниятләнә: базар, Хатыннар калкулыгындагы төрбә, һөнәрчеләр районы, чүлмәкчеләр бистәсендә казу эшләре алып бару, саклану максатларында ясалган валның киселешен тикшереп консервацияләү, Болгарның иң борынгы өлешендәге “коптелов бугор” дип аталган урынны казу, утрауларны өйрәнү. Алдагы 2 елда яр буйларын матурлау-уңайлыклар булдыру, икмәк музее янында визит-үзәк һәм һөнәрчелек остаханәләре артында бәдрәфләр белән рекреацион зона булдыру күздә тотыла.

Зөядә исә Успение монастырендагы собор һәм чиркәү, бозлык, Иоанн-Предтеча монастыре, Троица чиркәве, ирләр корпусы, Тимофеев – Терентьев – Бровкин – Дьячковлар йорты, Крылов йорты, XIX гасырдагы колонналы портиклы торак йорт, торак һәм гражданлык архитектурасы һәйкәлләре, земство хастаханәсе биналары комплексы, XVIII-XIX гасырлардагы өяз училищесы һ.б. объектларда эш дәвам иттерелә. Министр сүзләренчә, хәзер шәхси кулларда булган Зөя земство управасы архивы бинасын реставрацияләү мәсьәләсе ачык килеш кала, узган гасырның 30 нчы елларында җимерелгән чиркәүләрне торгызу кирәкмәсә дә, экскурсияләр вакытында аларны күрсәтү ярашлы, дип белдерде.