Сынлы сәнгать музеенда рәссам Кондрат Максимов эшләреннән торган күргәзмә ачыла

Ул иҗатчының тууына 115 ел тулуга багышлана
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган рәссамы Кондрат Максимов эшләреннән торган күргәзмә ачыла. Чара иҗатчының тууына 115 ел тулуга багышлана.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Сынлы сәнгать музее халыкка Кондрат Максимовның 70ләп эшен тәкъдим итә. Моннан тыш, күргәзмәдә рәссамның кызы Иринаның да 50дән артык картинасын күрергә мөмкин булачак.
Кондрат Евдокимович Максимов 1894 нче елның 12 нче мартында Киров өлкәсе Шишкино авылында туган. 1914-1917 нче елларда ул Казан сәнгать мәктәбендә белем ала. 1957 нче елда рәссам ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1960 нчы елда ТАССРның халык рәссамы һәм 1974 нче елда РСФСРның атказанган рәссамы исемнәренә лаек була.
К.Максимов Казанда яши һәм иҗат итә. Рәссам 1981 нче елда вафат була.