Шәриф Камал музеенда — композитор Салих Сәйдәшевкә багышланган кичә

Анда композиторның шәхси әйберләрен дә күрергә мөмкин булачак
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Шәриф Камалның музей-фатирында “Сәйдәш моңы” дигән үзенчәлекле кичә була. Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган Салих Сәйдәшевнең тууына 108 ел тулуга багышлан чарада композиторлар, театр белгечләре, артистлар, Казан консерваториясе һәм Р.Яхин исемендәге музыка мәктәбе укучылары катнашачак.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, биредә Камаллар гаиләсенең дусты – композитор Салих Сәйдәшевнең шәхси әйберләрен дә күрергә мөмкин булачак.