“Мактанчык Кот-Кот” укучыларга килеп иреште

Кичә шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп популяр җырлар авторы Резеда Вәлиева үзенең укучылары белән очрашты
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Кичә шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп популяр җырлар авторы Резеда Вәлиева үзенең укучылары белән очрашты.
Әлеге очрашу Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы махсус кибетендә узды. Бу чара шагыйрәнең яңа гына Татарстан китап нәшриятында балалар өчен “Мактанчык Кот-Кот” һәм өлкәннәр өчен “Сүрелмәс җырым син” дигән китаплары дөнья күрү уңаеннан булды. “Мактанчык Кот-Кот” китабы башка китаплардан аерылып тора. Аны укырга да да, буярга да һәм тыңларга да була. Ул үз эченә компакт дискны да алган. Анда шагыйрәнең үз укуында бик күп әкиятләр җыелмасы.
Резеда Вәлиева 46 китап авторы, шуларның яртысы балаларга багышланган. Балалар тормышын, аларның психологиясен яхшы аңлаган шагыйрәнең шигырьләре дә балаларга якын. Китап кибетендә узган очрашуга да Казанның 71, 27, 111 мәктәпләреннән, 261, 100, 128 балалар бакчаларыннан укучылар, тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналарның җыелып килүе нәкъ шул турыда сөйли.
Кичәдә шулай ук Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров, шагыйрәнең иҗатташ дусты, Татарстанның халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин да Резеда Вәлиева иҗаты хакында үзләренең сүзләрен әйттеләр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин шагыйрәгә БТК БКның рәхмәт хатын тапшырды. Ике сәгатькә сузылган очрашуда 27 нче татар мәктәбе укучылары шагыйрәнең шигырьләрен дә сөйләделәр, шулай ук биредә катнашучылар үзләренең сорауларын да җиткерделәр. Резеда Вәлиева сорауларга да җавап бирде, үзенең яңа шигырьләрен дә кунакларга җиткерде.