Казанда Башкортстан рәссамнарының “Чыңгызхан” иҗат берләшмәсе күргәзмәсе ачылды

“Чыңгызхан”ның күргәзмәсе — Казанда күптәннән көтелгән чара, дип белдерде ТР Рәссамнар рәисе

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә, Башкортстан рәссамнарының “Чыңгызхан” иҗат берләшмәсе күргәзмәсе ачылды. Тантанада ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев һәм башка күпсанлы кунаклар катнашты.
Сәнгать сөючеләр игътибарына рәссамнар Васил Ханнанов, Расих Әхмәтвәлиев, Ринат Харисов, Наил Лотфуллин, Наил Байбурин, Рафаэль Моратшин, Илдар Әхмәтвәлиевләрнең эшләре тәкъдим ителде. Экспозиция залларында 150гә якын эш урын алган иде.
Билгеле булганча, “Чыңгызхан” иҗат берләшмәсе — 1980-90 елларда заманча сәнгатьтәге иң динамик күренешләрнең берсе. Чын мәгънәсендә ул — сәнгатьнең кабатланмас, үзенчәлекле стиле һәм югары профессиональ иҗатчыларны туплаучы бер үзәк.
Оешып эшли башлаган вакытларда аны Наил Лотфуллин җитәкли. Бүгенге көндә әлеге берләшмәнең җитәкчесе — рәссам Васил Ханнанов. Берләшмәнең күргәзмәләре АКШта, Австриядә, Голландиядә, Төркиядә, Испаниядә, Франциядә дә оештырылуын билгеләп үтәргә кирәк. Үзенең чыгышында Айдар Гайнетдинов шуларга басым ясады һәм, заманча сәнгатьне үстерүдә зур өлеш керткәне өчен, оешманың җитәкчесе В.Ханнановка министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.
ТР Рәссамнар берлеге рәисе З.Гыймаев та “Чыңгызхан”ның Казанда күргәзмәсе ачылуын күптән көтүләрен билгеләп үтте һәм бүгенге вакыйганы бәйрәмгә тиңләде.