Татарстан китап нәшриятында «Исәнме, мәктәп» сериясеннән яңа китаплар дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында «Исәнме, мәктәп» сериясеннән яңа китаплар дөнья күрде

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). Соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен матур әдәбият китаплары күпләп дөнья күрде. Нәниләр китаплары өчен яңа проект эшләнде. Аның авторы – Талия Шакирова. Бу проект кысаларында “Нәниләргә бүләк”, “Исәнме, мәктәп”, “Табигатькә сәяхәт” серияләреннән матур бизәкле, кызыклы, эчтәлекле, файдалы китаплар бастырылып чыкты. Яңа гына “Исәнме, мәктәп” сериясеннән “Табышмаклар: алфавит өйрәнәбез.” “Бикбатыр белән Биккуркак: иҗекләп укыйбыз” дигән китаплар “табадан” төште.

Шулай ук Касыйм Тәхауның кече һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына атап язган “Кырмыска улы Кырмыскак маҗаралары” әкияте дә укучыларга барып иреште. Әкият үзенең балаларча теле, кызыклы сюжеты белән укучыны маҗаралар дөньясына алып керә. “Көләсе килеп тора” дигән китап та нәниләребез һәм мәктәп укучылары өчен зур бүләк булыр. Бу китапка Рафинат Салаховның җырлары тупланган. Барлыгы – 24 җыр. Җырлар ноталар белән бирелгән. Китапның музыкаль мөхәррире – И. Байтирәк.