«Каләм каһарманнары» республика балалар конкурсына нәтиҗәләр ясалды

«Каләм каһарманнары» республика балалар конкурсына нәтиҗәләр ясалды

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында Хәйрия елы кысаларында 1 июньнән 1 декабрьгә кадәр «Каләм каһарманнары» («Рыцари пера») балалар шигърияте буенча республика конкурсы үткәрелде.

Конкурсның максаты булып балаларны матур әдәбиятны укырга тарту, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, һәм шулай ук талантлы балаларны табу буенча балалар китапзханәләре эшчәнлеген активлаштыру тора.

Конкурста ТРның 39 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән 2529 бала һәм яшьүсмер катнашты. Беренче «Яшь шагыйрь» дип аталган номинациядә 1066, ә икенче «Китапка бүләк» номинациясендә – 1463 бала катнашты.

Балаларның шигырьләренә бәяне балалар язучысы Борис Вайнер (рус телендә), «Сабыйга» балалар журналының җаваплы сәркатибе Лилия Сәхапова, шагыйрә, «Ялкын» журналының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Рафис Корбанов (татар телендә) бирделәр.

Конкурста 60 бала җиңеп чыкты. Аларның барсы да дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Җиңүчеләрнең бер өлешенә ТР Республика балалар китапханәсе, «АИСТ-ПРЕСС» ҖЧҖ һәм «Ялкын» журналы махсус дипломнар тапшырды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат бүлеге.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 2008 елда җиңүчеләрнең шигырьләреннән торган җыентык, ә алда конкурсның соңгы этабында катнашкан барлык балаларның да иҗат җимешләре кергән җыентыклар бастырылып чыгарылачак. Республика балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Е.Шемелова сүзләренә караганда, «Каләм каһарманнары» конкурсының төп нәтиҗәсе шул ки, безнең республикада талантлы балалар бик күп; шигъри иҗатка илһамландыручы китапны балалар һәм яшьүсмерләр яраталар һәм бәялиләр.

Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды, ә конкурсны Республика балалар китапханәсе оештырды.