Башкортстандагы татар иҗатчысының ана телендәге чираттагы китабы дөнья күрде

Башкортстандагы татар иҗатчысының ана телендәге чираттагы китабы дөнья күрде

(Уфа, 19 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт «Китап» нәшриятында республикадагы танылган татар журналисты һәм язучысы Заһит Мурсиевның ана телендәге чираттагы китабы басылып чыкты. “Сандугач бүләге” исемле әлеге китап балалар өчен тәгаенләнгән. 2 мең данәдә басылган бик матур бизәлгән шушы басма яңа ел алдыннан татар балаларына зур бүләк булды, билгеле.

Заһит Мирхәйдәр улы Мурсиевнең яңа китабында унҗиде өр-яңа әкият һәм хикәя урын алган. Авторның барлык әсәрләре күңелләргә якын булган мәңгелек кыйммәтләрне күчерә. Мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек кебек асыл сыйфатлар турында фикер йөртә язучының яңа китабы геройлары.

Заһит Мурсиев тумышы белән Башкортстанның Караидел районы Әбуталип исемле татар авылыннан. Иҗат өлкәсеннән ерак булган һөнәргә белем алып чыкса да, күңеле каләмгә тартыла аның. Шушы теләге Заһит Мурсиевны Караидел районы гәзите редакциясенә алып килә һәм шушында озак елларга төпләндерә дә. Мәшәкатьле журналистика эшчәнлегеннән тыш, З. Мурсиев әдәби иҗатка да вакыт һәм форсат таба. Хикәяләр, шигырьләр яза һәм аларны республика гәзит-журналларында даими бастыра.

«Татар телендә чыккан чираттагы китабымны кулыма алгач тагын чиксез куандым, – ди З. Мурсиев. – Һәр иҗат кешесе өчен үзенең ана телендә язган әйберләренең шул ук телдә ташка басылуын күрү шулай куаныч китерәдер ул».

Дөрес әйтә, татар иҗатчысы. Башкортстан шартларында татар телендә әдәби китабыңны чыгара алу чынлап та зур вакыйга һәм куаныч инде ул.

Моңа кадәр Заһит Мурсиевнең өлкәннәр өчен чыккан «Мәхәббәтне рәнҗетмәгез» дип исемләнгән әдәби әсәрләр җыентыгы да укучылар арасында уңай бәя алган иде. Татар телендә дөнья күргән зур күләмле ул китабында да үзенчәлекле иҗатчының «Утырыгыз» дигән повесте, хикәяләре, нәсерләре һәм парчалары урын алган иде.

Сәләтле һәм тынгысыз каләм әһеле яңа әсәрләр өстендә дә эшли. Алар арасында якташлары хакындагы яңа повесть тә бар. Иҗат җимешләренең байтагын яңа китап өчен дә туплаган инде эзләнүчән каләм әһеле.