Зәй районы авылларында иҗат фестивале уза

Алдагы чыгыш Поповка белән Сарсаз-Баграж мәдәният йортларында узачак.

(Зәй, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй районы авылларында "Авыл җырлый" дип аталган иҗат фестивале кызганнан–кыза бара.

6 төрдә чыгышларны берләштергән әлеге чара Бигеш белән Югары Пәнәче мәдәният йортларында узды. Фестиваль авыл халкын берләштерә, бер максат, бер уй белән яндыра.

Алдагы чыгыш Поповка белән Сарсаз-Баграж мәдәният йортларында узачак.