news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа гастрольләре кичектерелә

Гастрольләрне үткәрүнең төгәл даталары турында театрның мәгълүмати ресурсларында аерым хәбәр ителәчәк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 9-16 ноябренә планлаштырылган Уфа гастрольләре кичектерелә. Бу эпидемиологик вазгыяткә бәйле.

Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гастрольләрне үткәрүнең төгәл даталары турында театрның мәгълүмати ресурсларында аерым хәбәр ителәчәк. Сатып алынган билетлар үз көчендә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100