news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS 2021» бәйгесе финалына чыкты

Барлыгы «ТЭФИ-KIDS 2021» премиясе финалына 30 кандидат сайланып алынды.

«ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS 2021» бәйгесе финалына чыкты

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 18 октябрь көнне Мәскәүдә «ТЭФИ-KIDS 2021» телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

«ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова дә әлеге бәйрәмдә булды. 

Барлыгы «ТЭФИ-KIDS 2021» премиясе финалына 30 кандидат сайланып алынды. Әлеге мактаулы исемлеккә «Канал дизайны» номинациясендә беренче татар балалар телеканалы да керде. 

Җиңүчеләрне мактаулы жюри билгеләде. Алар арасында — продюсер Виктор Дробыш, дирижер Юрий Башмет, алып баручылар Юлия Барановская, Оксана Федорова һәм башкалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100