news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның өч спектакле катнашкан «Поехали!» гастроль проекты старт ала

Сигез бәйсез театр Россиянең дүрт шәһәрендә унтугыз спектакль күрсәтәчәк.

Казанның өч спектакле катнашкан «Поехали!» гастроль проекты старт ала
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда, Мәскәүдә, Калуга һәм Түбән Новгородта «Поехали!» гастроль проекты старт ала. Әлеге шәһәрләрдә MOÑ театр мәйданчыгының өч спектакле — 5 ММ/Н, «Моң» һәм «Һава» күрсәтеләчәк.

Бүген оештыручылар журналистларга хәбәр итүенчә, проект кысаларында илнең сигез бәйсез театры әлеге шәһәрләрдә үз спектакльләрен тәкъдим итә. Казанда спектакльләр MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк.

«Проектның концепциясе — бүгенге көн театрын тәкъдим итү. Проект тамашачыны заманча күпкырлы театр белән таныштыра», — дип ассызыклады Мейерхольд исемендәге үзәк директоры Елена Ковальская.

Проектта «театр post» (Санкт-Петербург), «Pro Art’s» (Калуга), ЦТМ (Түбән Новгород), «Хронотоп» вакытлы берләшмәсе (Санкт-Петербург — Мәскәү), MOÑ театр мәйданчыгы (Казан) «Июльансамбль» театр компаниясе (Мәскәү) катнаша.

«Җиде елга сузылган эшчәнлегебез эшебезнең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шушы шатлыгыбызны башкалар белән дә уртаклашасыбыз килә. Без гастроль проектының финанс операторы, ә безнең мәйданчыгыбыз бөтен Россия театрларын кабул итүче», — диде «Живой город» фондына нигез салучыларның берсе Инна Яркова.

Масштаблы проект 19 спектакльне үз эченә алган.

Проект Россия Президенты грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Оештыручылар аны даими итү турында хыяллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100