Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрының яңа бинасында Шәрыкъ залы булырга мөмкин
Ноябрь азагында Камал театры бинасы проекты конкурсының финалына чыгучы командалар Казанга киләчәк.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының яңа бинасында Шәрыкъ залы да булырга мөмкин. Театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев театрның яңа бинасында шундый зал күрергә хыяллануы турында әйтте.
«Әлбәттә, зур зал булачак, репетиция заллары, функциональ зал. Минем тагын бер теләгем бар иде — безнең Шәрыкъ залы булсын иде», — диде ул бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.
«Бик кызыклы түгәрәк зал итеп күрәм мин аны. Гөмбәзле, йолдызлы күкле зал безнең фантазиябез», — диде Фәрит Бикчәнтәев.
Театрның баш режиссеры ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманга, мәдәният министры Ирада Әюповага, жюри рәисе, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга рәхмәтләрен җиткерде.
Ноябрь азагында Камал театры бинасы проекты конкурсының финалына чыгучы командалар Казанга киләчәк, ә 3 февральдә эш нәтиҗәләре жюрига тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз