news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры бинасы проекты конкурсы финалистлары арасында республика вәкилләре бар

Ноябрь азагында Камал театры бинасы проекты конкурсының финалына чыгучы командалар Казанга киләчәк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры бинасы проекты конкурсының финалына чыгучы командаларның бишесендә Татарстан вәкилләре катнаша, алар арасында Камал театрының хәзерге бинасын эшләүдә катнашучы да бар.

«Безнең өчен сенсация — Kengo Kuma — Ваухаус консорциумы үз командасына Бакулынның проект остаханәсен дә керткән. Шулай итеп сигез команданың бишесе Татарстан вәкилләре белән эшли», — диде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман.

Ул Герман Бакулинның Камал театрының хәзерге бинасын проектлауда катнашкан шәхес булуын ассызыклады. Бу командага зур өметләр баглануын да әйтте.

«Станиславский электротеатры — „Ваухаус“ оешмасы проекты. Шушы объектны күргәннән соң Президент капремонт белән генә туктап калмаячагыбызны хәл итте», — дип дәвам итте Наталья Фишман.

«Без ике критерийга игътибар иттек. Беренчедән, командада сәнгать әһелләренең кертелүе, икенчедән, республика вәкилләренең булуы», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Безнең эш әле башлана гына. Финалга чыгучы командалар чыннан да бик көчле. Алар җир шары буйлап эшләүче һәм тирәлекнең фәлсәфәсен үзгәртергә сәләтле командалар», — дип өстәде министр.

Финалга чыгучылар арасында «Архитекторлар Новиковлар» һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш институты командалары да бар.

  • Ноябрь азагында Камал театры бинасы проекты конкурсының финалына чыгучы командалар Казанга киләчәк, ә 3 февральдә эш нәтиҗәләре жюрига тәкъдим ителәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100