news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган чара узды

Чарада катнашучылар Таҗи Гыйззәтнең музеенда да булдылар, бюстына чәчәкләр салдылар.

Әгерҗедә Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган чара узды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Әгерҗенең Таҗи Гыйззәт исемендәге мәктәбендә күренекле драматургның тууына 125 ел тулуга багышланган зур чара узды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, язучы Амур Фәләх, драматургның туганнары — КФУ профессоры Гүзәл Гыйззәтова, КФУ доценты Гөлназ Гыйззәтова һ.б. катнашты.

Чарада катнашучылар Таҗи Гыйззәтнең музеенда да булдылар, бюстына чәчәкләр салдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100