"Үзгәреш жиле"нә барлык билетның 85 проценты сатылган

Фестивальнең беренче концертына сатуда 161 билет һәм икенче көнгә 94 билет бар.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). "Үзгәреш жиле" татар җыры фестиваленең икенче сезон концертына хәзергә 1500дән артык билет сатылган. Идел буендагы билет операторы сайтында 1 декабрьдә узачак беренче концертка 160 билет калган, ә 3 декабрьгә – 94 билет.

Билет бәясе - 300 дән 1500 мең сумга кадәр. Беренче көнгә партерда 33 урын калган (бәясе 1200 – 1500 сум), икенче концертка – 39. Иң түбән ярус булган бенуар урыны (бәясе 200 сумнан 1500 сумга кадәр) беренче көнгә тулысы белән буш диярлек, әмма икенче көннеке сатылып беткән. Иң күп соралган билетның бәясе- 300 сум.

Теарт залы 957 урынга исәпләнгән. Театрның матбугат хезмәтендә аңлатканча, билетлар өч канал аша таратыла: онлайн-сату, театр кассасы, һәм таратучылар. Билетлар буенча төгәл статистика, гадәттә, концерт башлану вакытына гына билгеле була.