Казанда “Татар Карузо”сы Гали Ильясовка истәлек билгесе ачылды

1979-2000 елларда Казан шәһәренең Сул Болак урамы 56нчы йорт адресы буенча урнашкан йортында күренекле җырчы Гали Ильясов яшәгән.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бүгенге көнне Гали Ильясов көне дип атады. Чөнки бүген Казан шәһәре үзәгендә – Болакның сул ягы Париж Коммунасы урамы белән кисешкән урында – Казан Дәүләт федераль университеты янәшәсендәге йорт почмагында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

1979-2000 елларда Казан шәһәренең Сул Болак урамы 56нчы йорт адресы буенча урнашкан йортында күренекле җырчы Гали Ильясов яшәгән. Хәзер бу йортта гаиләсе белән аның яраткан оныгы Сюзанна Веселова яши.

Гали Ильясов 1965 елдан алып лаеклы ялга киткәнче – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие солисты була. Шунлыктан мемориаль такта ачу идеясен Филармония җитәкчелеге күтәреп чыга, бөтен оештыру мәшәкатьләрен һәм матди ягын да үз өстенә ала. Шулай итеп Татар дәүләт филармониясенең 80 еллык юбилей елында мемориаль такта ачылу мәсьәләсе хәл ителде. Мемориаль тактаның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Суриков исемендәге Сәнгать Академиясен тәмамлаган Фәнил Вәлиуллин. Казанлыларга ул «Ышаныч», «Элемтәче» композицияләре буенча таныш. Түбән Новгородта Ф.Вәлиуллинның Жюль Верн скульптурасы куелган.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына кеше күп, нигездә өлкән буын җыелган иде. Болар – нигездә Гали Ильясовны якыннан белгән кешеләр – татар халкының күренекле шәхесләре иде.

Тантананы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. Ул Филармониянең үз ветераннары турында кайгыртып яшәвен, аларга багышланган хәтер кичәләре уздырылуын, Филармония бакчасында Артистлар аллеясе булдырылуын, күренекле шәхесләр яшәгән йортларда мемориаль билгеләр куелуын искәртеп үтте һәм тантананы башлап җибәрү өчен сүзне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага бирде.

“Бүген без тарих битләрендә урын алачак вакыйгада – Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисты Гали Ильясов истәлегенә мемориаль такта урнаштыру тантанасында җыелдык. Гали Ильясов республиканың бай музыкаль тормышында актив катнашучыларның берсе иде, - диде үзенең чыгышында Гүзәл Шәрипова, - Аның җырлары Монголия, Чехословакия, Венгрия илләрендә, Лондон, Лейпциг, Зальцбург шәһәрләре сәхнәләрендә, Италиядә, Төньяк һәм Үзәк Африка җирләрендә кайнар алкышларга күмелде. Гали Ильясов татар композиторлары әсәрләре, халык җырлары белән бергә, рус һәм итальян халык көйләрен дә зур осталык белән башкарды. Гали Ильясов иҗатта эзләнүчән, тынгысыз шәхес була, җырлар иҗат итә”.

Гүзәл Шәрипова үз чыгышында музыка белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗановның җырчы иҗаты турындагы бер мәкаләсенән юллар китерде: «Гали Ильясов җырлары милли традицияләр, халыкчанлык белән сугарылган. Шул ук вакытта алар заман эстрадасы аһәңнәренә хас якты, матур, яңача яңгыраулары белән дә аерылып тора. Аларда итальян җырларына хас канто-гүзәл итеп башкару мөмкинлекләре бар. Г.Ильясов җырлары татар эстрадасы өчен яңалык булган Көнбатыш илләренең популяр поп-музыка ритмнары белән милли музыка сәнгатебезне тагын да баетты...», - дип язган музыка белгече.

“Гали Ильясов истәлегенә ачылган мемориаль такта күренекле шәхесләребез исемен саклау, татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга зур өлеш кертер дип ышанам. Сезнең һәркайсыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!”, - дип тәмамлады чыгышын мәдәният министры урынбасары.

Мемориаль билгене мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова белән филармония директоры Кадим Нуруллин ачты. Килүчеләр истәлек билгесен сокланып кабул иттеләр, аның бик затлы эшләнүен һәм, чыннан да, Гали Ильясовка охшаган булуын әйттеләр.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин чыгышында бүгенге көннең Гали абыйның эчке дөньясы кебек давыллы башланса да, бик матур ачылып китүенә сокланды. "Мондый чаралар гадәткә керергә тиеш”, - диде ул һәм бу эштә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

“Бүгенге көндә Гали абыйныкы кебек тавышка ия булучылар юк. Ул татар җырларын да, итальян җырларын да киң диапазонда, бертигез дәрәҗәдә камил башкара иде. Аның үзен шаярып “Татар Карузосы” дип әйткәнлеге дә билгеле. Без “Татар Карузосы”н шулай искә алуыбыз өчен бик шатмын”, - диде Кадим Нуруллин.

Истәлек билгесе ачылу тантанасында Татарстанның халык артисты, ике дистә ел дәвамында Гали Ильясов белән бергә иҗат иткән пианист, озак еллар Лекторий бүлеген җитәкләгән Владимир Варшавский, Татарстанның халык артисты Лариса Маслова, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Саба районы Юлбат авылыннан Гали Ильясовның туганы – Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Сафин чыгыш ясады.

Гали Ильясовның яраткан оныгы Сюзанна Веселова Филармония җитәкчелегенә һәм җәмәгатьчелеккә рәхмәтләрен җиткерде. “Төшемә дә елмаеп керде. Ул бик ризадыр”, - диде Сюзанна Веселова.

Мәгълүмат өчен. Гали Гани улы 1936 елның 24 июлендә Приморск өлкәсе Сучан (хәзерге Партизанск) шәһәрендә туган. Ләкин җырчының нәсел тамырлары Татарстанда: әтисе ягыннан – Саба, әнисе ягыннан – Кукмара районында. Хабаровск шәһәренең музыка-педагогика училищесын, Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесын (Б. М. Беркович классы) тәмамлый. 1965 елдан алып лаеклы ялга киткәнче – Гали Ильясов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие солисты була.

Гали Ильясов татар композиторлары әсәрләре, халык җырлары белән бергә, рус һәм итальян халык көйләрен дә зур осталык белән башкарды. Аның репертуарында бөтендөнья опера сәнгатенең лирик - драматик тенор тавышка язылган иң гүзәл партияләре бар иде. Алар П.И.Чайковскийның “Евгений Онегин” операсыннан Ленский, Римский-Корсаковның “Май төне” операсыннан Левко, Дж. Пуччининың “Богема” һәм “Турандот” операларыннан Калаф, Рудольф арияләре, Ж. Бизенең “Кармен” операсыннан Хозе партияләре...

Гали Ильясов иҗатта эзләнүчән, тынгысыз шәхес була, җырлар иҗат итә. 1997 елда «Мәгариф» нәшриятендә аның 40 җырын берләштергән «Оныттың бугай...» җыентыгы дөнья күрә.

Гали Гани улы Ильясов 2000 елның 16 ноябрендә вафат була. Казанның Яңа Бистә татар зиратында җирләнгән.