news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлау көннәрендә татарстанлылар өчен 40тан артык мәдәни чара оештырылган

«Сайлаулар бәйрәмен без татарстанлылар өчен масштаблы һәм кызыклы иттек», - диде Азат Абзалов.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов РФ Дәүләт Думасына сайлау көннәрендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен 40тан артык чара оештырылганын әйтте.

«Сайлаулар бәйрәмен без татарстанлылар өчен масштаблы һәм кызыклы иттек. Яшәү урыны буенча — 40, парк һәм скверларда биш чара була. Бүген Дәрвишләр бистәсенең Мир урамында балалар бәйрәме уздырыла. Болакта яшьләр театры 12.00 сәгатьтә Урицкий паркында зур программа тәкъдим итә. Шулай ук „Тәмле Казан“ фестивале уза», — диде ул.

Шулай ук ул Профсоюз урамында мультиформат фестивале оештырылганын әйтте. «Мәдәни бәйрәмнәр өч көн эчендә уза. 19 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә Дәрвишләр бистәсендә криошоу, эстафета, остаханәләр һәм аниматорлар белән зур балалар бәйрәме башланды. 12.00 сәгатьтә Урицкий паркында рәсем ясау остаханәләре, тематик фотозона эшли», — ди ул.

«Кабан күле буенда Камал театры оркестры концерты була, ул классик татар спектакльләре әсәрләрен тәкъдим итә. „Казан Арена“ мәйданчыгында татар һәм рус эстрадасы йолдызлары катнашында концерт 14.00 сәгатьтә башлана. Бердәм тавыш бирү көне 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана», — диде Абзалов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100