news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Керәшеннәрнең «Чулпы» ансамбле фильмга төшүдән бүленеп сайлауда катнашкан

Ансамбль солистлары сайлау участогына милли киемнәрдән килгән.  

Керәшеннәрнең «Чулпы» ансамбле фильмга төшүдән бүленеп сайлауда катнашкан
"Алга"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Алга», Люция Сираҗиева). Керәшеннәрнең «Чулпы» фольклор ансамбле фильмга төшүдән бүленеп сайлауга барган. Ансамбль Питрәч районы Талкыш авылында «Микулай» фильмын төшерүдә катнаша. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Репетицияләр көн саен диярлек бара. Шулай да актрисалар сайлауда катнашырга җай тапкан.

«Бүген съемкаларга барабыз. Әмма бергәләп, үзебезнең милли киемнәрдән сайлау участогына да кереп чыгарга булдык», — дигән Лера Карташова.

Әйтүләренчә, иҗади коллективта катнашучыларга үзләрен яңа амплуада сынап карарга кызык икән. Алар төрле сәхнәләрдә җырлап һәм биеп кенә калмый, төрле рольләр дә башкара. Мисал өчен, Ольга Харитонова — баш геройның әнисе ролендә.

Сүз уңаеннан, фильмда кастингны уңышлы узган район халкы да катнаша. Алар танылган актерлар Виктор Сухоруков һәм Иван Добронравов белән бер мәйданчыкта эшли, дип хәбәр итә басма. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100