news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Мир» кинотеатрында барлык фильмнарны түләүсез карап була

«Өйдә утырмыйча, тавыш биреп кайтырга һәм мәдәни чараларда катнашырга киңәш итәм», — диде Ирада Әюпова.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бүген «Мир» кинотеатрында барлык фильмнарны түләүсез карарга мөмкин булуын әйтте. Моның өчен алдан язылу кирәк.

«Мәсәлән, Татарстан режиссеры Илдар Ягъфәровның „Исәнмесез“ фильмын карау өчен менә дигән мөмкинлек. Моннан тыш, „Пушкин картасы“ белән дә барлык мәдәни чараларны карау мөмкинлеге бар», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Аның әйтүенчә, «мин тавыш бирдем» беләзекләрен киеп музейларга баручылар, урамда мәдәни чараларда катнышучылар күп. «Республикабыз тормышы актив. Кичә генә Татарстан дәүләт симфоник оркестрының яңа сезоны ачылды», — диде ул.

Мәдәният министры өйдә утырмыйча, тавыш биреп кайтырга һәм берәр мәдәни чарага барырга киңәш итте. «Сайлау процессында мәдәни чаралар һәрчак актив үткәрелеп килде. Бу мәдәни активлык сайлаулар булуга бәйле түгел», — дип аңлатты Ирада Әюпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100