news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхсән Фәтхетдинов музеенда Түбән Кама рәссамнары күргәзмәсе ачыла

https://tat.e-nkama.ru/news/754/92147/

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрьдә, 15.00 сәгатьтә Түбән Камада җирле рәссамнарның «Көзге вернисаж» традицион күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Күргәзмә 24 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр Кама яр буендагы музейда уза.Вернисажда утыздан артык рәссам катнаша, танылган рәссамнар белән беррәттән яшь авторлар да үз иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк.

Әхсән Фәтхетдинов музее һәр атнаның сишәмбе-шимбә көннәрендә 10-18 сәгатьләрдә эшли. Ачылу көнендә күргәзмә бушлай, калган көннәрдә билет бәяләре  40-100 сум булачак.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100