news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Сосновка авылы кызы фестиваль концертыннан затлы тун алып кайтты

Анна Иванова чуваш телендә ике җыр башкарды.

Чирмешән районының Сосновка авылы кызы фестиваль концертыннан затлы тун алып кайтты
Әлфия Закирова

(Чирмешән, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешән районының Сосновка авылыннан Анна Иванова Казанның «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале гала-концертыннан затлы тун һәм диплом алып кайтты. Чара Казанның «УНИКС» концертлар залында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чуваш телендә ике җыр — берсе данлыклы «Катюша» — башкарган кызга оештыручылар затлы бүләк һәм «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломы белән сөендергәннәр.

«Аняга 15 яшь. Ул безнең район мәдәният йортында эшләүче «Чирмешән энҗеләре» вокал түгәрәгенә инде дүрт-биш еллап Сосновкадан йөреп шөгыльләнә. Бик тырыш, сәләтле кыз», — ди аның хакында җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры Әлфия Закирова.

Әлфия Закирова сүзләренчә, районнан Лилия Гатина да «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә, «Созвездие-Йолдызлык»ның 29 сентябрьдә узачак гала-концертында, конферанс номинациясендә чыгыш ясаячак икән. Әлеге Кармыш авылы кызын әнисе Гөлия Гатина әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100