news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның яшь рәссамы республика бәйгесендә өченче урын алган

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында узган.

Азнакайның яшь рәссамы республика бәйгесендә өченче урын алган
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Самира Мөхәмәтдинова «Мин Шишкин кебек ясыйм» республика бәйгесендә өченче урынга лаек булды. Аны бәйгегә укытучысы Дамир Хафизов әзерләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында узган. Бәйге быел ТАСС төзелүнең 100 еллыгы темасына багышланган. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 524 рәссам катнашкан.

Россиянең Атказанган рәссамы Сергей Горбачевның остаханәсе, Шишкин музее һәм заманча этносәнгать музеена сәяхәт тә яшь рәссамнарда онытылмаслык тәэсирләр калдырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100