Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак

12:00-15:00 сәгатькә кадәр концерт программасы тәкъдим ителә.
(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21 сентябрь көнне Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданында профсоюз хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр. Элвин Грей әлмәтлеләрне Профсоюзлар көне белән котлаячак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Театральләштерелгән ачылыш 11: 00 сәгатьтә була.Район җитәкчелеге профсоюз әгъзаларын һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итәчәк. Бәйрәм барышында активлык нокталары һәм кыр кухнясы эшләячәк.Теләгән һәркем өчен мастер-класслар, лотерея билетлары уйнату, викторина үткәрелә.Әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын шоу-программа, спорт һәм күңел ачу чаралары көтә.12:00-15:00 сәгатькә кадәр Гүзәл Әхмәтова, Элвин Грей һәм музыкаль лейбл артистлары (Бабек Мамедрзаев, Кирилл Мойтон, Вилли, Ябай Малай, Рауш, Джоан Си, Рината Тей, Амурус) катнашында концерт программасы тәкъдим ителә.