Стәрлетамак педагогия академиясе татар кафедрасына – 10 ел

Бүген Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге педагогия академиясендә бәйрәм чаралары үтә
(Уфа, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге педагогия академиясендә бәйрәм чаралары үтә.
Академиядә татар кафедрасы булдырылуга 10 ел тулды. Шушы уңайдан биредә байтак мәдәни чаралар, шушы уку йортын тәмамлаучылар белән очрашулар оештырыла.
Стәрлетамак академиясендә татар бүлеге 1993 елдан бирле үк уңышлы эшләп килә. Ә 1998 елда ул татар кафедрасы итеп үзгәртелде. Кафедрага беренче көненнән үк филология фәннәре кандидаты, доцент Илшат Насыйпов җитәкчелек итә.
Илшат әфәнде сзләренчә, 14 ел эчендә татар бүлеген җәмгысе 260 талип тәмамлаган. Шуларның 75 проценты бүгенге көндә дә үз һөнәре буенча эшли. Шактый зур сан бу.
Алты ел элек биредә татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча читтән торып белем алу мөмкинлеге дә булдырылган. Быел көндезге укуга 21, читтән торып белем алуга 15 кеше кабул ителгән.
Татар талиплары беренче курстан ук фәнни эш белән шөгыльләнә, фольклор, диалектологик практикалар вакытында җыйган мәгълүматларны курс, диплом эшләре сыйфатында файдалана.
Кафедра каршында “Илһам чишмәләре” әдәби-иҗат түгәрәге дщ эшләп килә. Филология фәннәре кандидаты Фәридә Бохарова җитәкләгән шушы берләшмә әгъзалары Башкортстанның һәм Татарстанның танылган әдипләре белән һәрдаим очрашып тора. Алардан үзләренең иҗат җимешләренә хак бәяне, иҗатка илһамны ала. Казан дәүләт университетының “Әллүки” иҗат берләшмәсе белән аралашып торырга да вакыт таба стәрлетамаклылар.
Стәрлетамак шәһәрендә татарлар урыслардан кала халык саны буенча икенче урынны били. Биредә яшәүче милләттәшләр милли бәйрәмнәребезне, мәдәни чараларны оештыруда бердәм эшли.
Стәрлетамактагы милли хәрәкәт башында БР Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, конгрессның шушы шәһәр бүлеге җитәкчесе Илшат Насыйпов тора. Илшат әфәнде үзе мөдирлек иткән кафедраның шәһәр татар милли тормышына да зур йогынтысы булуын билгели.
“Безнең максат – милли мәдәниятне, сәнгатьне, әдәбиятны үстерү, туган телне саклап калу, мәктәпләрне, китапханәләрне дәреслекләр, нәфис әдәбият, вакытлы милли матбугат басмалары белән баетуга булышлык итү, - ди И. Насыйпов. – Педагогия академиясен тәмамлаучылар республиканың төрле төбәкләрендә җаваплы эшләр башкара. Хәзерге вакытта бездә, нигездә, Стәрлебаш, Авыргазы, Миякә, Федоровка, Бишбүләк, Күгәрчен, Куергазы районнарыннан егетләр һәм кызлар белем ала. Алар милли рухта тәрбияләнә бездә”.
Чынлап та Стәрлетамак педагогия академиясе милли чыныгу алучы белгечләр әзерли. Биредә БаСТа (Башкортстан Стәрлетамак татарлары) шаяннар һәм тапкырлар клубы да эшли. Аның берничә ел инде Башкортстан һәм Татарстан КВН командалары арасында беренчелекне биргәне юк.