«Яңарыш» газетасына – 15 ел

«Яңарыш» газетасына – 15 ел

(Төмән, 19 сентябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән татарларының «Яңарыш» газетасына 15 ел тулды. Шушы датага багышланган тантаналы кичә өлкә Милли мәдәниятләр йортының “Төзүче мәдәният сараенда үтте. Бәйрәм чаралары газетага нигез салган һәм аның белән 15 елга якын җитәкчелек иткән мөхәррир Азат Сәгыйтов каберенә (ул Төмән шәһәренең мөселман зиратында җирләнгән) һәйкәл ачу белән башланып китте.

Азат Сәгыйтовка һәйкәл ачу чарасында өлкә шәһәрләреннән һәм районнарыннан күп санлы делегатлар катнашты. Өлкә хөкүмәте карамагындагы татар телендә чыга торган бердәнбер газетаны юбилее белән котларга вице-губернатор Сергей Сарычев та килде. Ул хөкүмәт тарафыннан газетага ярдәм өзелмәсенә ышандырып, губернатор исеменнән редакциягә автомобиль бүләк итеп бирелүен игълан итте. Шул ук вакытта ул шәһәрләрдән, районнардан килгән тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, «Яңарыш»ның тиражын арттыру өчен һәркем ярдәм итсен иде, дигән теләген белдерде. Район башлыклары һәм төрле оешмалар газетага кыйммәтле бүләкләр тапшырды һәм редакция хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен әйтте. Соңгы елда мөхәррир вазифаларын үтәгән Алсу Сәгыйтовага, бүлек мөдире Эльмира Гатауллинага, редакция машинасын йөртүче һәм фотограф вазифаларын да үтәүче Рәшит Гатауллинга губернатор Мактау грамоталары, редакция хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Казаннан газетаны юбилее белән котларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Мөнирә Сәгыйдуллина килде, ул Конгресс рәисе Ринат Закировның газетага җибәргән җылы котлавын яңгыратып, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, Себергә килен булып төшеп, күп еллар «Яңарыш» газетасында хезмәт итүче туган тел остасы Гөлнур Вәлишинага истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәм концертында Казаннан килгән җырчылар Альбина Кинҗәлиева белән Илшат Хәбибулиннар да катнашты.

Менә инде 15 ел буе Төмән «Яңарыш» газетасы Себер татарлары тормышын яктыртып, милли үсеш хәрәкәтенең әһәмиятле бер тармагы булып тора. Ә менә сәхнәгә газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре чакырылгач, бер нәрсә күзгә бәрелми калмады: газета хәбәрчеләре арасында яшьләр аз икән. Газета укучыларның картая баруын һәм яшьләрнең туган телдә укымавын күрсәтеп торучы тагын бер дәлил иде бу.