Казанда “Ататөрек һәм Төркия тарихы фотосурәтләрдә” күргәзмәсе ачыла

Казанда “Ататөрек һәм Төркия тарихы фотосурәтләрдә” күргәзмәсе ачыла

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Татарстан Милли китапханәсенең зур уку залында “Ататөрек һәм Төркия тарихы фотосурәтләрдә” дип аталган күргәзмә ачылачак. Күргәзмәне Төркия Республикасының Татарстандагы генерал консуллыгы һәм Республика Милли китапханәсе Казанның 1000 еллык юбилеена багышлап оештыра.

Күргәзмәгә куелачак кырыктан артык фотосурәттә Төркия Республикасының беренче Президенты Ататөрек Мостафа Кимәл (1881-1938) җитәкчелек иткән чордагы Төркия тарихы сурәтләнә. 1920 елда Ататөрек Әнкарада яңа оешкан парламент – Югары милли Шура рәисе итеп сайлана. 1923 елда исә Госманлы империясе тәмам бетерелеп, Төркия Республикасы оештырылгач, Ататөрек Төркиянең беренче Президенты була һәм озак еллар буена шушы авыр хезмәтне башкара. Шушы дәвер эчендә бу бөек шәхес тарафыннан төрек җәмгыятен ауропалаштыру буенча реформалар уздырыла, мәгариф системасы камилләштерелә, гарәп язуы латин хәрефләренә күчерелә һәм илдә башка бик күп төрле социаль һәм икътисади үзгәрешләр тәэмин ителә.

Төркия халкы үзенең элеккеге даһиен һаман хөрмәтләп искә ала: ел саен аның туган көне хөрмәтенә төрле чаралар, балалар фестивальләре һәм күргәзмәләр оештыра.

Әлеге күргәзмә ачылу тантанасында Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Исмәгыйль Хаккы Муса катнашачак. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советыннан, Мәдәният министрлыгыннан рәсми затлар, республиканың мәдәният хезмәткәрләре, галимнәр һәм иҗат әһелләре чакырылган.