Башкорт академия драма театры иҗат мизгелен ачты

Башкорт академия драма театры иҗат мизгелен ачты

(Уфа, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры яңа иҗат мизгелен ачып җибәрде. Һәр елдагыча, бу сезонның да тәүге кичендә тамашалар башта театр бинасы алдындагы мәйданда башланды. Биредә академтеатр артистлары Уфа халкына җыр-биюләрдән торган театрлаштырылган тамаша күрсәтте. Аннан соң иҗат мизгелен ачу тантанасы театрның тамаша залына күчте. Театрга бу көнгә билетлар алган тамашачылар өчен «Нәркәс» мелодрамасы тәкъдим ителде.

Башкорт академтеатрының директоры, күренекле артист Хөрмәтулла Үтәшев сүзләренчә, яңа иҗат мизгеленә данлыклы театр коллективы берничә яңа премьера да әзерләп бетеп килә. Шуларның берсе халык шагыйре Мәҗит Гафуриның «Кызыл йолдыз» әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән тамаша. Ул октябрь аенда күрсәтеләчәк. Ә 30 сентябрь көнне академия драма театрында Мәҗит Гафуриның тууына 125 ел тулуга багышланган зур бәйрәм – тантаналы кичә һәм күп театрлар артистлары катнашлыгында матур тамаша булачак.