«Балачак әдипләре» дигән белешмәлекнең өченче китабы дөнья күрде

«Балачак әдипләре» дигән белешмәлекнең өченче китабы дөнья күрде

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). «Мәгариф» нәшриятында «Балачак әдипләре» дигән биобиблиографик белешмәлекнең өченче китабы басылып чыкты. Әлеге белешмәлектә 32 язучының (алар арасында Рафаэль Мостафин, Мәгъсүм Хуҗин, Хисам Камалов, Кыям Миңлебаев, Рәфкать Кәрами, Әхәт Гаффар, Мөхәммәт Мирза, Шаһинур Мостафин, Фоат Галимуллин, Кави Латыйп, Марс Шабаев, Наис Гамбәр, Клара Булатова, Радик Фәизов һәм башка танылган әдипләр бар) тәрҗемәи хәлләре, иҗат эшчәнлекләре, әсәрләре турында матбугат бәяләмәләре, һәр язучының балачагы белән бәйле хатирә-язмалары татар һә рус телләрендә бирелгән.

Китап мәктәп укучыларына, мөгаллимнәргә, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә, һәм гомумән, әдәбият белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә. 3 мең данә тираж белән дөнья күргән белешмәлекне танылган тәрҗемәче һәм әдәбият белгече Рәис Даутов белән шагыйрь Наис Гамбәр төзегән, ә кереш сүзен «Мәгариф» нәшрияты директоры, әдәби тәнкыйтьче һәм шагыйрь Мөдәррис Вәлиев язган.