"Печән базары"нда "Шигъри слэм" башланды

Көч сынашучы шагыйрьләр арасында өлкән буын вәкиле дә бар.

(Казан, 12 август, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Бу мизгелләрдә "Печән базары" фестивалендә "Шигъри слэм" бәйгесенең финалы бара. Бәйгедә финалга уткән биш шагыйрь катнаша. Жиңүчеләр арасында шагыйрь, өлкән буын вәкиле Хәнәфи Бәдигый да бар.

"Шигъри слэм"ны музыкант hәм журналист Рәдиф Кашапов алып бара. Оештыру эшендә яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллина да катнаша.

Әлеге бәйгенең төп оештыручысы - Слэмның идеологы Гүзәл Маликова.

Бәйгедә катнашучы яшь шагыйрьләр уз шигырьләрен видеорәт белән тулыландырып баралар.

Шагыйрь Хәнәфи Бәдигый слэм өчен яңа шигырьләр язмаган. "Шаян шигырьләрдән башлыйм. Аннары мәхәббәт шигырьләре укыйм", - диде шагыйрь "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Искәртеп узабыз, шагыйрьләр чыгышын баллар куеп тамашачы билгели. Балларга карап, финал берничә турда булырга мөмкин