Киләчәктә фестивальне киңәйтергә уйлыйбыз - Ринат Закиров "Печән базары" турында

18 сәгатькә тупланган статистика буенча, "Печән базарына" биш меңләп кеше килгән.
(Казан, 12 август, "Татар-информ, Рузилә Мөхөммәтова). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе урынбасары Ринат Закиров "Печән базары" фестивале ярминкәсеннән оныклары өчен милли бизәкле календарьлар, татарча китаплар алган."Печән базары" фестивален без куптән шушы форматта кузаллый идек, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә, фестивальдән кайтып килгәндә очрап. - Чыннан да, ул халыкка кирәкле булып чыкты. Ул Бөтендөнья яшьләр форумы тарафыннан 50-60 кешене җәлеп итүеннән башланган проект иде, хәзер курәсез, меңәрләгән кеше катнаша. Килгән кешеләр биредә тәкъдим ителгән рухи байлыкны аңлап, кабул итеп, риза булып китә икән - димәк, без максатыбызга ирешкәнбез".Ринат Закиров фикеренчә, Казанда мондый фестивальләр уздыру кирәк. "Чөнки ул миллионлы шәhәрнен милли йөзен билгели. - дип саный ул. - Киләчәктә без фестивальне киңәйту, масштабларын зурайту турында уйлаячакбыз".Ринат Закиров алга таба фестивальнең Казанның төрле районнарында параллель үтүе мөмкин икәнен әйтеп узды. "Фестиваль яшьләр инициативасы белән бара, без аларга булышабыз", - дип ассызыклады ул.Исегезгә төшерәбез, "Печән базары" татар мәдәнияте һәм һөнәрчелеге фестивале бүген Казанның "Черек күл" паркында уза. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, чарага барлыгы биш меңләп кеше килгән (18.00 сәгатькә тупланган статистика буенча). Фестиваль 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.