Аксубайда Кәкре Күлдә – алма фестивале, паркта – дискотека

Аксубайлыларны якшәмбе көнне ике чара көтә.
(Аксубай, 19 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Матур гадәт буенча Аксубайда Кәкре Күлдә “Спас күңел ачулары“ узачак – анда өлгергән алмалар күргәзмәсе, халык иҗаты буенча мастер-класслар, бал сату оештырыла, “Алма пирогы фестивале“ булачак, дип яза җирле басма.Бәйрәм 20 август көнне сәгать 10да башлана. Ә 19:00 сәгатьтә Аксубайның үзәк паркында баштан балалар дискотекасы үткәреләчәк, аннары сәхнәдә “Мәхәббәт дөнья белән идарә итсен“ дип исемләнгән бәйрәм концерты узачак.