Истанбулда төрки рәссамнар күргәзмәсе эшли башлады

2014 елда Казанның төрки дөнья мәдәни башкаласы булуы уңаеннан, Казан каласы белән бәйле фотосурәтләрдән күргәзмә ачылачак

 (Истанбул, 19 август, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбул үзәгендәге Бешикташ районында төрки милләтләрнең халыкара мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙның “Төсләрнең аһәңе” дип аталган төрки дөнья рәсем күргәзмәсе эшли башлады. Ул атаклы Долмабакча сараеның күргәзмәләр залында Төркия парламенты каршындагы Милли Сарай музейлары оешмасы белән уртак оештырылган. Анда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Тыва, Хакасия, Кырым, Саха-Якутия, Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Болгария, Босния, Гагауз Җире, Төньяк Кипр, Төркия республикаларының 50гә якын рәссамының 70 әсәре урын алган. Алар ТӨРКСОЙ оешмасының дистә еллар буе оештырып килгән “Төрки дөнья рәссамнары очрашуы” чараларында иҗат ителгән 2 меңнән артык картина арасыннан сайлап алынган. Аларда төрки милләтләрнең мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре белән бәйле темалар яктыртылган, төрки халыкларның яшәү рәвешләре, көндәлек тормышлары остача гәүдәләндерелгән.

Аерым алганда, күргәзмәдә иң күбе - Татарстан рәссамнарының эшләре. Бу Казанның агымдагы елның төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булуы белән бәйле. Чарада Татарстанның иң күренекле 7 сәнгать остасы - Зөфәр Гыймаев, Илгизәр Хәсәнов, Рабис Сәләхов, Роберт Гайсин, Равил Заһидуллин, Алсу Йосыпова-Тимергалина, Рөстәм Хуҗинның “Татар кызы Өчай”, “Гаиләм”, “Айлы төндә”, “Милли моңнар”, “ХIV гасыр Идел Болгар дәүләтендә базар”, “Татар авылы базары”, ”Кипрда очрашу” кебек сәнгати эшләрен күрергә мөмкин. Төрки дөнья рәссамнарының “Төсләр аһәңе” күргәзмәсе 30 нчы августка чаклы дәвам итәчәк.

17 сентябрьдә исә шушы ук залда, 2014 елда Казанның төрки дөнья мәдәни башкаласы булуы уңаеннан, Казан каласы белән бәйле фотосурәтләрдән күргәзмә ачылачак. Аның тантанасында Татарстанның җыр-бию коллективлары да чыгыш ясар дип көтелә.