Халыкара мөселман киносы фестивале тамашачыларга “Юл чаты” фильмын тәкъдим итә

Узган елгы фестиваль программасын карау дәвам итә

 (Казан, 19 август, “Татар-информ”). Халыкара мөселман киносы фестивале узган елгы программасы фильмнарын тамашачыларга күрсәтүне дәвам итә. Иртәгә кичке 5 тә Казанның “Мир” кинотеатрында төрек режиссеры Фейсал Сойсаланың “Юл чаты” (“Перекресток”) фильмын карарга мөмкин. Фильмнан соң фикер алышу да оештырыла.

Режиссер Фейсал Сойсал Төркиянең Батман шәһәрендә туган. 21 яшендә ул медицина көллиятен ташлап, шигърият һәм киноны өйрәнә башлый. 2007 нче елда исә Фейсалга Иранның Тәһһран университетында кинорежиссер белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсе бирелә. Уку дәверендә ул кыска метражлы 4 фильм төшерә һәм ул картиналар Халыкара фестивальләрдә җиңү яулый.


Аның “Юл чаты” фильмы 2013 нче елда төшерелгән һәм, 8 Халыкара фестивальдә катнашып, призлы урыннар яулаган.

Фильмның эчтәлегенә килгәндә, ул бертуган Бениамин һәм Йосыфның бала чакта бер үк кызга — Зөләйхага гашыйк булуыннан башлана. Әмма Зөләйха, уйнаганда ялгышлык аркасында үлеп китә һәм Бениамин үз-үзен кичерә алмый.

Институтны тәмамлап, эшли башлагач та бу вакыйгалар аның төшенә кереп җәфалый. Психолог Зринка аңа ярдәм итәргә тырыша, әмма Бениамин аңа барысын да сөйдләүдән курка...