Төркиядә ХХII Төрки дөнья мәдәнияте фестивалендә Татарстан вәкилләре дә катнаша

“Төрки дөнья мәдәният башкалалары” фотосурәт күргәзмәсендә Казан белән дә танышу мөмкин булачак.
(Истанбул, 19 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбул провинциясенең Ялова шәһәрендә 18-23 июль көннәрендә үтә торган ХХII Төрки дөнья мәдәнияте фестивалендә Татарстан вәкилләре дә катнаша.Фестиваль кысаларында төрки дөнья фольклор уеннары, төрки дөнья шагыйрьләре очрашуы һәм  төрки дөнья матбугат әһелләре җыены үткәрелә. Шулай ук ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы тарафыннан “Төрки дөнья мәдәният башкалалары” дигән фотосурәт күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Анда тамашачылар Казан шәһәре белән дә таныша алачак. ХХII Төрки дөнья мәдәнияте фестивале Ялова фольклор үзәге тарафыннан оештырыла. Бүген төрки җөмһүриятләрдән килгән фольклор төркемнәре шәһәр парадына чыкты. Чараның үткән еллардагысына Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле дә катнашкан иде.