Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмыннан өзек күрсәтәчәкләр

Премьера яңа сезонда «Россия 1» каналында күрсәтеләчәк.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). 20 июльдә «КАРО Эрмитаж» җәйге кинотеатры мәйданчыгында «Зөләйха күзләрен ача» дигән күп серияле фильмның өзеге күрсәтеләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кино ел саен үткәрелә торган «БеспринцЫпные чтения » Бөтенроссия әдәби-театр фестивале кысаларында күрсәтеләчәк. Фестиваль кысаларында актриса Чулпан Хаматова экранлаштыруда төп рольне уйнаган өзекне китаптан укыячак.

Көн азагында 21.00 сәгатьтә «Эрмитаж» бакчасында «КАРО» җәйге кинотеатры мәйданчыгында «Зөләйха күзләрен ача» дигән күп серияле фильмның өзеге күрсәтеләчәк, шулай ук кинотасманы оештыручылары һәм актерлары белән очрашу булачак. Алар - роман авторы Гүзәл Яхина, «Русское» кинокомпаниясенең генераль продюсеры Ирина Смирнова, актерлар Евгений Морозов һәм Рамил Сабитов.

Кинога керү ирекле.

«Зөләйха күзләрен ача» драмасы премьерасы яңа сезонда «Россия 1» каналында күрсәтеләчәк.