Әгерҗе тимер юл станциясе йөз еллыгын билгеләп үтә

Истәлекле дата уңаеннан шәһәрдә бәйрәм чаралары узачак.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, "Әгерҗе хәбәрләре"). 2019 ел Әгерҗе тимер юлчылары өчен аеруча истәлекле. Локомотив депосы һәм Әгерҗе станциясе 100 еллык юбилейларын каршы ала. Бу хакта район басмасы яза.  Бүген, 19 июльдә, сәгать көндезге икедә район Мәдәният сараенда Әгерҗе станциясенең йөз еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы була. Тарихи юбилей елында Тимерьюлчылар көне шәһәрдә августның беренче шимбәсендә – 3 есе көнне зурлап уздырылачак, диелә хәбәрдә.