Унбиш елдан соң Әгерҗе районының Үтәгән авылында Сабан туе үткәрделәр

Сүнә барган авыл өчен бу – мөһим чара.

(Әгерҗе, 19 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Илнур Әхмәтов). Колхозлар беткәннән соң, 2006 елдан бирле Әгерҗе районының Үтәгән авылында Сабантуй уздырылганы булмады. Соңгы елларда аны Иске Эсләктә ике авылга уртак итеп уздыралар иде.

Коронавирус дөньяны үзгәртте, диләр. Бу Үтәгән авылын да читләтеп узмады. Ике ел Сабан туе күрмәгән һәм элеккедән килгән матур бәйрәмгә сусаган халыкта яңа фикер туды: онытыла барган традицияне яңартып, Үтәгәндә элеккечә Сабантуй уздыру.

Колхозлар, милләтне берләштерүче гореф-гадәтләр кебек үк, авыл халкын ныграк берләштерәләр иде. Колхоз вакытларында авыл бер зур команда, көч булып яшәде. Хәзерге заманда һәркем үз хуҗалыгын гына алып барганда, авылдашлар көче белән шундый бәйрәм үткәрү Үтәгән өчен яңарыш, эсседән сусаган илчегә яшәү дәрте биргән салкын су кебек кирәкле вакыйга булды.

Кайбер авыл халкына Сабан туе, бәлки, гадәти күренеш булып тоеладыр. Ә менә сүнә барган авыл өчен бу — зур, үзенчәлекле һәм мөһим чара.

Әлеге бәйрәм тагын бер ягы белән кадерле: ул фәкать авылдашлар, Үтәгәндә туып-үсеп читкә киткән якташлар, гомумән, авыл белән бәйле һәм аңа битараф булмаган кешеләр көче белән оештырылды һәм үткәрелде.

Хәзерге заманда авыл яшәсен өчен, һәр аерым хуҗалыктан югарырак булган уртак идея, күмәк эшләр, бәйрәмнәр һәм традицияләр булырга тиеш. Алар авылларны гына түгел, бөтен халыкны якынайта, дуслаштыра. Гореф-гадәтләр исән чакта халык, авыллар, милләт рухы сакланачак һәм яшәячәк.