Татарстанда төрле милләт халыкларының республика күләмендәге бәйрәмнәре үткәрелә

Бу якшәмбедә ике зур мәдәни чара була

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт халыкларының телләрен, милли мәдәниятен, этник тормышын үстерүгә һәм яңартуга юнәлдереп, Татарстан халыкларының традицион мәдәният бәйрәмнәрен үткәрү графигы нигезендә, 21 июньдә ике зур мәдәни чара була.

Аерым алганда, сәгать 10да Тәтеш районы Килдеш авылында мордва (мокша) мәдәниятенең “Валда шинясь” республикакүләм бәйрәме башлана. Шулай ук Әлмәт районы Иске Сүркә авылында Кама аръягы чувашларының “Учук” ачык фестивале үткәрелә. 27 июньдә исә Нурлат шәһәрендә чуваш мәдәниятенең “Уяв” бәйрәме була.

Моңа кадәр, 7 июньдә, Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) халкының республикакүләм “Балтай”, 13е исә Баулы районы Покрово-Урустамак авылы янындагы аланда удмуртларның республика күләмендәге “Гырон быдтон” һәм шул ук көнне Минзәлә районы Калтак авылында мариларның “Пеледыш Семык” милли бәйрәмнәре булып, аларда фольклор коллективлары чәчәк атты.

Татарларның милли бәйрәме Сабан туе исә быел Казанда 1 августта төрле милләт халкын җыячак.

Сүз уңаенда әйтик: гомумән алганда, Сабан туе быел Россия Федерациясенең 58 төбәгендә 226 урында, 28 чит илдә 72 урында үткәрелә. VI Бөтенроссия авыл Сабан туе 7 июньдә Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында уздырылды, 18-19 июльдә исә Красноярскида XV Федераль Сабан туе ил күләмендә кунак итәчәк.