Санкт-Петербургта “Шаляпин-гала: Казан – Петербург” концерты булды

Мариин театры артистлары Казанга бер айдан – 17 нче июльдә килә

 (Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 17 нче июньдә Санкт-Петербургта “Якты төн йолдызлары” XXI музыка фестивале кысаларында Мариин театры сәхнәсендә “Шаляпин-гала: Казан – Петербург” концерты булды. Концертта М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары – Альбина Шаһиморатова, Михаил Казаков һәм дирижер Ренат Салаватов катнашты.

Концерт аншлаг белән үткән. Концерттан соң, Татарстан делегациясе өчен маэстро Гергиев Мариин театрының яңа бинасы буйлап экскурсия уздырган.

“Шаляпин-гала” – Петербургта Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының Мариин театры белән уртак беренче проекты. Концертта ике опера труппасының алдынгы солистлары катнашкан.

Мариин театры артистлары Казанга бер айдан – 17 нче июльдә килә. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә “Шаляпин. Нуриев. Казан” Халыкара музыка фестивале кысаларында дөнья операсы йолдызлары һәм маэстро Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин оркестры катнашында гала-концерт була, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.