Уфада җырчы Гүзәл Измайлованың альбомы чыкты

Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар җырчысы Гүзәл Измайлова Уфадагы «Моң» студиясе белән берлектә үзенең чираттагы альбомын чыгарды
(Уфа, 19 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар җырчысы Гүзәл Измайлова Уфадагы «Моң» студиясе белән берлектә үзенең чираттагы альбомын чыгарды.
“Җырларым – сезгә” дип исемләнгән бу альбомны берьюлы аудиокассетада да, компакт тәлинкәдә дә яздырдылар. Талантлы җырчының яңа альбомына татарча башкарылган 17 җыр кергән. Аларның күпчелеге халык арасында киң таралып өлгергән җырлар.
Гүзәл Измайлова Башкортстанда шактый киң танылып килүче җырчы. Казан дәүләт музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Россиянең данлыклы Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә югары белем дә ала ул. Бүгенге көндә Гүзәл ханым Башкортстан дәүләт филармониясенең «Забава» халык уен кораллары ансамбле солисткасы булып эшли. Әлеге ансамбльдә рус телендә җырласа да, башка концертларда һәм төрле мәдәни чараларда татар җырларын башкарырга ярата ул. Менә шул репертуарына кергән җырларны “Моң” студиясендә чираттагы альбомына яздырды да инде Г. Измайлова.
Сәхнә иҗатыннан тыш Гүзәл ханым мөгаллимлек хезмәтен дә башкара. Уфа дәүләт сәнгать академиясендә вокал буенча дәресләр алып бара талантлы милләттәшебез.