Тверьдә Сабантуй узачак

Бәйрәм кунаклары милли уеннарда катнаша, шулай ук татар һәм башкорт халык ашларыннан авыз итә алачак
(Тамбов, 19 июнь, “Татар-информ”, Татьяна Колесникова). 28 июнь көнне Тверьнең Җиңү паркында Сабантуй бәйрәме узачак. Анда ТРның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, Татарстан һәм Башкортстанның җыр-бию коллективлары чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук татарча көрәш тә булачак.
Сабантуйга килүчеләр милли уеннарда катнаша, шулай татар һәм башкорт милли ашларыннан авыз итә алачак, дип хәбәр итә TverNews.